«Чәй табыны артында»

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова һәм 8 балигъ булмаган бала 1 октябрьдә «Чәй табыны артында» дигән бәйрәм чарасы уздырдылар. 12 нче социаль участогында оештырылган чара Бөтендөнья өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында узды.

Балалар үзләренең әбиләрен күңелле музыка астында бәйрәмчә бизәлгән залда каршы алдылар. Социаль педагог чараны өлкән буынга рәхмәт сүзләре белән башлап җибәрде, алар барлык көчләрен һәм белемнәрен халыкка, үз Ватанына багышладылар. Ул катнашучыларга тормыш тәҗрибәсе һәм зирәклекләре өчен рәхмәт белдерде. Соңыннан кунаклар өчен күңелле конкурслар үткәрелде. Балалар төрле кызыклы чыгышлар күрсәттеләр, такмаклар башкардылар, туганнарын бик сөендерделәр.

Вакыт күңелле һәм кызыклы үтте. Өлкән буын вәкилләрен кайгыртырга һәм хөрмәт итәргә сәләтле мәдәни шәхес тәрбияләү максатыннан үткәрелгән бәйрәм ахырында кунаклар зур булмаган бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International