ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында 21 нче октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова «Минем туган илем - минем туган ягым» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максат: Татарстан тарихы белән танышу, туган як өчен мәхәббәт, хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү. Әлеге чарада 17 балигъ булмаган бала катнашты.


22
октябрь, 2021 ел
җомга

2021 елның 22 октябрендә И.Тимергалиева җитәкчелегендә Югары Утар балалар йорты интернатында "Көзге яфраклар" темасына рәсем бәйгесе үткәрелде. 

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайрова «Республика буенча күршеләребез» дигән темага дәрес үткәрде. 18 нче социаль участокта узган чарада 15 балигъ булмаган бала катнашты.

21 октябрьдә Зәй районы «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Ак таяк» айлыгын бәйрәм итү кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге тору бүлегендә чара узды.

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында 21 нче октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Гаиләдә һәм мәктәптә көч куллану» курсыннан «Үз-үзеңә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру» дигән дәрес үткәрде. 12 нче социаль участокта узган чара дөрес үз-үзеңне бәяләүне формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хайрова 18 ноябрь көнне «Минем тирәмдәге дөнья» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чара дөньяда булган мәдәниятләренең күптөрлелеген хөрмәт итү һәм кабул итү, үз-үзеңне күрсәтү формаларын һәм кеше шәхесен күрсәтү ысулларын үстерү, үз фикереңне дөрес аңлау һәм аны яклау максатыннан үткәрелде.


21
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

21 нче октябрь көнне Югары Утар балалар йортында "Күңелле туплар"дигән хәрәкәтчән уеннар үткәрде.

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина «Сәламәтлек һәм яшьләр үсеше» курсы кысаларында «ВИЧ – инфекцияле кешеләргә толерант мөнәсәбәт» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Үзара тәэсир итешү вакытында ВИЧ - инфекцияле кешеләргә карата толерант мөнәсәбәтнең әһәмиятлелегенә һәм бәясез аралашу күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән чара 12 нче социаль участокта узды һәм анда 15 яшүсмер катнашты. Дәрес коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булганлыктан кече төркемнәрдә үткәрелде.


20
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 20 октябрендә Югары Утар балалар йорты интернатында Галиуллина. Н. җитәкчелегендә." Шифаханә "темасына дәрес үткәрелде.

 

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында 18 нче октябрь көнне 12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова «Минем күпмилләтле Татарстаным» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Балаларның күзаллауларын киңәйтү, ТРда яшәүче халыкларга хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелгән чарада 15 балигъ булмаган бала катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International