«Минем туган илем - минем туган ягым»

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында 21 нче октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова «Минем туган илем - минем туган ягым» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максат: Татарстан тарихы белән танышу, туган як өчен мәхәббәт, хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү. Әлеге чарада 17 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрес башында белгеч балаларга ТАССРның барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында сөйләде.  Аннан соң Хәзерге Татарстан, аның гербы һәм флагы, аның территориясендә яшәүче төрле милләт кешеләре, милли костюмнар һәм уеннар, ТР Президенты турында сөйләштеләр, республика шәһәрләре турында искә төшерделәр.

Дәрес ахырында катнашучыларга “Минем туган илем – Татарстан” дигән викторина тәкъдим ителде. Балалар актив һәм кызыксынып викторина сорауларына җавап бирделәр, мәгълүмат белән уртаклаштылар. Дәрестә катнашучылар туган як турында булган белемнәрен ныгыттылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм вакытны файдалы итеп үткәрделәр.

Дәрес коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булганлыктан кече төркемнәр белән һәм барлык куркынычсызлык чараларын үтәү белән үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International