Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында 18 нче октябрь көнне 12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова «Минем күпмилләтле Татарстаным» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Балаларның күзаллауларын киңәйтү, ТРда яшәүче халыкларга хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелгән чарада 15 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес барышында балалар Татарстанда яшәүче халыклар, аларның гореф-гадәтләре, милли ашлары һәм киемнәре, халык бәйрәмнәре турында белделәр. Катнашучылар шулай ук республика халыклары турында булган белемнәре белән уртаклаша алдылар, милли ашлар язылган кроссворд төзеделәр, ир-атлар һәм хатын-кызлар милли костюмнары төшерелгән рәсемнәрне буядылар.
Дәрес ахырында кешенең милләте мөһим түгел, иң мөһиме - аның әхлакый сыйфатлары, игелеклелеге, ярдәмчеллеге, ярдәм итү теләге дигән нәтиҗә ясалды.
Эпидемиологик хәлнең начар булуы сәбәпле, дәресләр 5-6 кешелек кече төркемнәр белән үткәрелә.