«Сәламәтлек һәм яшьләр үсеше» курсы кысаларында «ВИЧ – инфекцияле кешеләргә толерант мөнәсәбәт»

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина «Сәламәтлек һәм яшьләр үсеше» курсы кысаларында «ВИЧ – инфекцияле кешеләргә толерант мөнәсәбәт» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Үзара тәэсир итешү вакытында ВИЧ - инфекцияле кешеләргә карата толерант мөнәсәбәтнең әһәмиятлелегенә һәм бәясез аралашу күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән чара 12 нче социаль участокта узды һәм анда 15 яшүсмер катнашты. Дәрес коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булганлыктан кече төркемнәрдә үткәрелде.

Мәгълүмат блогы вакытында белгеч катнашучыларга ВИЧ-инфекцияленең кем булуын, профилактика чаралары, дәвалау ысуллары турында искә төшерде. Аннан соң дәрестә катнашучылар “Хат” күнегүен башкаруга күчтеләр: балалар Виталий исемле малайдан хат алдылар, анда ул үзендә ВИЧ инвекциясе табуларын һәм аны шунда ук эштән чыгаруларын әйтеп яза. Аны: ни өчен җәмгыять ВИЧ – инфекцияле кешеләр белән түгел, ә вирус белән көрәшергә кирәклеген аңламый? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? кебек сораулар кызыксындырды.

Хат турында фикер алышканда, яшүсмерләр ВИЧ-инфекцияле кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт мондый кешеләргә карата уңай һәм дустанә мөнәсәбәттә, аларның ярдәмендә тора дигән нәтиҗәгә килделәр,чөнки аларның урынында һәркем булырга мөмкин.

Ахырда белгеч катнашучыларга ВИЧ-йогышы, профилактика һәм дәвалау чаралары, шулай ук мондый авырулы кешеләргә толерант мөнәсәбәт турында тагын бер кат искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International