Гражданнар оборонасы буенча белгеч Имамиев Н. З., гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында 19 нчы октябрьда, 2 нче корпустан балаларны эвакуацияләү буенча Югары- Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” нда күнегүләр үткәрде.
Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында 15 нче октябрь көнне 4 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова тарафыннан «Картлар риваяте» дигән профилактик чара уздырылды. Үз Ватаны тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан үткәрелгән чарада 6 балигъ булмаган бала катнашты.
19 октября 2021года в Верхне-Отарском детском доме воспитатель отделения «Милосердия» Сиразиева Гульчачак Фагметдиновна провела занятие на тему аппликация “Букет из осенних листьев”.
14 октябрь көнне 9 нчы социаль участогында “Мәгълүмати навигатор” яшүсмерләрнең медиакультурасын формалаштыру технологиясе” кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская «Мәгълүмати агымнар белән идарә итү” дигән темага төркемле дәрес үткәрде. 9 нчы социаль участокта узган дәрес үз мәгълүмат агымнарың белән идарә итә белү һәм үз «чиста» медиа әйләнәне формалаштыру, заманча мультипликация торышы турында фикер алышуга, медиапродукцияне төрле яклап анализлау ярдәмендә критик фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Россия Федерациясендә әтиләр көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторлары «Әти өчен көзге бүләк» дигән темага төркемле дәрес оештырырды. Дәреснең максаты: әтинең җәмгыятьтә һәм гаиләдә ролен арттыру; җәмәгатьчелек игътибарын җаваплы ата проблемасына җәлеп итү, әтигә карата мәхәббәт, сизгер, ягымлы мөнәсәбәт тәрбияләү, әтиең өчен горурлык хисе тәрбияләү. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүче 10 бала катнашты.
2021 нче елның 21 нче октябрьндә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында тәрбияләнүче балалар "Уйный-уйный өйрәнәм" исеме астында, интернет чилтәре аша, мөмкинлекләрне үтерүче уеннар белән танышты.
12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Дилара Борисова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 5 балигъ булмаган бала өчен «Яшүсмерләрдә медиакультура формалаштыру технологиясе» кысаларында «Мәгълүмат агентлыклары яңалыклары» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара массакүләм мәгълүмат чараларыннан мәгълүмат ресурсларын куллануның гамәли күнекмәләрен үстерү, заманча мәгълүмати технологияләрне үзләштерү, алынган мәгълүматны гомумиләштерү һәм системалаштыру сәләтен үстерү максатыннан үткәрелде.
15 октябрьдә дөнья Халыкара Ак таяк көнен билгеләп үтә. Ак таяк-күз күрмәүче кеше символы, аңа бу предмет кирәк.
14 нче октябрь көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Луб «Кул эшләре әлифбасы» проектын тормышка ашыру эше кысаларында «Фоамираннан Орхидея» дигән мастер-класс үткәрде. Әлеге чара вак моториканы, иҗади сәләтләрне үстерү, нәфис зәвык һәм хезмәт сөючәнлек тәрбияләү максатыннан 16 балигъ булмаган бала катнашында узды.
14 октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина «Без бергә» клубында инвалид балаларның ата-аналары өчен «Гаилә кыйммәтләре» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Гаилә кыйммәтләрен актуальләштерү, гаилә үзенчәлекләре, гаилә төшенчәсен гомумиләштерү максатыннан үткәрелгән дәрестә 3 социаль хезмәт алучы катнашты.