«Югары- Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” нда "Күңелле туплар» туплар белән уеннар чарасы

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

21 нче октябрь көнне Югары Утар балалар йортында "Күңелле туплар"дигән хәрәкәтчән уеннар үткәрде.

Максат:

-Балаларны туп төрләре белән таныштыру.

- Балаларда туп белән хәрәкәтле спорт уеннарына кызыксыну уятырга.

- Тизлекне , көчне , җитезлекне , хәтерне үстерергә.

Тәрбияче Садыкова Г. Г. туп барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Балаларга  тупның  төрле төрен, формалары һәм күләме нинди булуын аңлатты. Туп төрләрен күрсәтте һәм балаларга хәрәкәтле уеннар уйнарга тәкъдим итте. Уен вакытында күңелле, кыңгырау туп турында шигырь кабатладылар. Спорт темасына табышмаклар чиштеләр, җитезлектә, зирәклектә  ярыштылар. Балалар бер-берсе белән бик теләп уйнадылар, күңел күтәренкелеге һәм туплар белән уеннардан ләззәт алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International