«Без бергә-без бердәм!»

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Россиянең Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында 3 ноябрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә «Без бергә-без бердәм!» дип аталган акция үткәрделәр. Акция Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәдә үткәрелде, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, хәзерге кеше өчен аның әһәмияте белән танышу максаты белән оештырылды.

Акция бистә урамнарында узды. Волонтерлар халыкка бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында мәгълүмат белән буклетлар тараттылар һәм «Нәрсә ул бердәмлек? Сез моны ничек аңлыйсыз?" кебек сораулар бирделәр. Җаваплар охшаш булдылар: «Кешенең нинди милләткә каравы мөһим түгел, иң мөһиме мәрхәмәтле, ярдәмчел булу һәм бөтен кешегә бергә тату яшәү. Россия ул бердәм булганда гына көчле. Бары тик бергә генә кыенлыкларны җиңеп, каршылыкларны җиңеп була» кебек фикерләр яңгырады. Волонтерлар һәм белгечләр әлеге акция һәр катнашучының күңеленә үз Ватанына карата тагын бер тапкыр горурлык һәм мәхәббәт очкынын кабызырга ярдәм итте дип өметләнәләр.  

Акция барышында 23 мәгълүмати буклет таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International