«Ватылган язмышлар чоры»

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында 29 нчы октябрь көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган «Ватылган язмышлар чоры» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.12 нче социаль участокта үткәрелгән чара Россия тарихының «куркыныч» битләре белән танышуга, үз илебез гражданнарына карата дәүләт законсызлыгының ярамавы турында күзаллауга юнәлдерелгән иде.

Дәрес барышында катнашучылар презентация карадылар, “репрессияләр”, “режим корбаннары”, “фабрикацияләнгән эшләр”, “ГУЛАГ” кебек яңа сүзләрнең әһәмиятен белделәр; 19 яшьлек Андрей Эйзенбергның "халык дошманы улы" дигән хатын тыңладылар. Визуаль рәвештә репрессияләрдән зыян күргән кешеләр санын күрсәттеләр. Репрессияләнгән гражданнарга, аларның балаларына һәм оныкларына ярдәм күрсәтүдә дәүләт сәясәте белән таныштылар. 

Балалар үз халкының тарихы хәтердә сакланганда, мондый хәл кабатланмас, дигән нәтиҗә ясадылар.

Дәрестә 15 бала булды һәм ул кече төркемнәрдә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International