Кем генә бала чагында курчаклар белән уйнарга яратмады икән? Кызлар, хаттә кайбер малайлар да сәгатьләр буе яраткан курчакларыннан аерыла алмыйча уйныйлар., аларга узләренең серләрен сөйлиләр, шатлыкларын бүлешәләр.
1-нче ноябрь көнне, “Югары Утар балалар йорты-интернаты” тәрбиячесе, Рәмзия Сафина “Төрледән-төрле курчаклар” дип исемләнгән уен программасы үткәрде. Тәрбияче әлеге шөгыльгә түбәндәге максатларны куйды:
Балалар көндәгечә уен бүлмәсендә рольләргә кереп “Курчакны ашатабыз һәм савыт-сабаны юабыз”, “Курчакны киендерәбез” уеннарын уйнадылар.Программаның икенче өлешендә балалар актлар залына үттеләр.Анда нәни дусларын курчак театры курчаклары көтә иде. Малайлар һәм кызлар, кулга киеп уйный торган һәм чыбыклар ярдәмендә идарә ителә торган курчаклар белән таныштылар. Алар һәркайсы тычкан, куян, төлке, бүре, аю ролендә булып карадылар.Балалар курчак театры курчакларыннан теләмичә генә аерылдылар. “Димәк, нэниләрнең кайберләрен курчак театры курчаклары белән якыннанрак таныштырырга вакыт җиткән”, дигән нәтиҗәгә килде тәрбияче Рәмзия Сафина.