"Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты"нда "Мин нәрсә тоям?" дип исемләнгән тактиль хисләрне үстерү өчен уеннар

2021 елның 29 октябре, җомга

2021 нче елның 29 нчы октябрь көнне "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар йорты"нда "Шәфкать" бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р. "Мин нәрсә тоям?" дип исемләнгән  тактиль хисләрне үстерү өчен уеннар үткәрде. 

Максат: балаларда аерым предметларның: төсләрнең, зурлыкларның, формаларның, хәтернең иҗади үзенчәлекләрен формалаштыру.

Бурыч:

- балаларның кулларының вак моторикасын үстерү;

- танып-белү активлыгын үстерү;

- тактиль тоемлау буенча материал өслеген( шома, кытыршы, йомшак һ.б.) билгели белүне үстерү.

Тактиль тоемлау - бала әйләнә-тирә дөньяны танып белүнең иң төп ысулларының берсе булып тора. Балалар әйләнә - тирә дөньяны өйрәнү өчен тактиль тоемлауны кулланалар. Аларга нәрсәне дә булса кул белән тоемлап карау бик мөһим.

Дәрестә балалар тәрбияче белән бергә "Кул белән тоемлап карап билгелә", "Бер төрле булганны тап", һ.б. уеннар уйнадылар. Мондый тактиль уеннар балаларда кул белән тоемлап карап белү сәләтен үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International