2021 елның 5 ноябрендә «Югары Утар балалар интернат –йорты» нда тәрбияче Тимергалиева Р. Ул " минем Туган илем-Россия»темасына рәсем конкурсы үткәрдем
Максат: «Ватан», төшенчәсен киңәйтү, балаларда туган ил образын формалаштыру, туган як, Ватан тарихын өйрәнү һәм танышу теләге уяту; туган халкыбызга, илебезгә карата хөрмәт тәрбияләү; иҗади потенциалны практик эшчәнлек аша үстерү; Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.
Россия турында сөйләгәндә, үзебезнең кече Ватаны – без туган һәм хәзерге вакытта яши торган урын турында да онытмаска кирәк. Кемнеңдер кече Ватаны зур шәһәр, ә кемнеңдер кечкенә авылы бар. Кеше кайда гына яшәсә дә аны ата-анасы, дуслары, туганнары яши торган туган җирләренә тарта.
Символлар-бу шартлы билгеләре яки сурәтләре. Алар дәүләт һәм аның халкы тарихын чагылдыралар, милли характерны чагылдыралар. Алар безнең Ватаныбызның да бар: герб, гимн һәм тугра. Символларга карата мөнәсәбәт-ул дәүләткә мөнәсәбәт.
Дәрес уен формасында барды.Балалар белән эшләү үзенчәлеге шәхси-юнәлешле алымда чагылды. Дәрес вакытында балалар белән бер дәрәҗәдә аралашырга һәм аларда шөгыльләнү белән кызыксыну уятырга тырыштым.
Мин, шөгыльнең максатларын тормышка ашыра алдым дип саныйм. Дәрестә мәгълүмати – компьютер технологияләре файдаланылды, чөнки слайд-шоу, мультимедиа фотоальбомнар балаларның күзаллауларын артыру чарасы булып тора.