19 июнь көнне “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Наркотикларсыз тормыш” дип исемләнгән наркоманиягщ каршы Республика акциясе кысаларында “Наркотиклар ак үлем” дип аталган интеграль шөгыль үткәрелде.
Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү Мәдәни үсеш һәм социаль ярдәм үзәге автономияле коммерцияле булмаган оешмасы быел РФ Президенты грантында «Социаль склад» проекты белән җиңү яулады. Проект авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне социаль яклауга, шул исәптән билгеле бер яшәү урыны булмаган затларны реабилитацияләүгә, социаль һәм хезмәт интеграциясенә юнәлдерелгән. Мондый гаиләләр белән эшләү буенча зур тәҗрибәгә ия булып, Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге әлеге проектны тормышка ашыру буенча партнер булып бара.
2020 нче елның 19 нчы июнендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Альбина Тарынчева «Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү» темасына социаль хезмәт алучылар белән төркемле дәрес үткәрелде.
2020 елның 19 июнендә Теләче муниципаль районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Зиннатова Г.Р. «Бакчачы» клубы кысаларында «Җиләкле культураларны үрчетү» темасына чираттагы онлайн-дәресен үткәрде.
«Патриот» программасы кысаларында югары рухи-әхлакый принципларны, гражданлык җаваплылыгын, үз ватаныңа мәхәббәт һәм тугрылык тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре җирле туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар.
Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү чараларын тормышка ашыру кысаларында Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Татарстан бүген» дип аталган чара үткәрде.
25 июнендә 2020 елның ТАССР төзелүгә 100 ел тула. Бу-республиканың киләчәге турында фантазияләү өчен менә дигән форсат. Үткәннәрне искә төшерү, бүгенгесе турында уйланырга вакыт. Шуңа күрә бәйрәм алдыннан «Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә рәсем һәм кул эшләре конкурсы оештырылды. Барлык эшләр дә безнең Республикага багышланган. Татарстанны нинди бала күз алдына китерә ала? Киләчәк һәм үткәне турында нинди искиткеч сюжетлар ясарга мөмкин?
Мавыктыргыч бәйге бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Финалда үзәк территориясендә тематик күргәзмә оештырылды. Иң яхшы рәсемнәр Instagram битенә эләккән.
Мондый чаралар гражданлык активлыгын тәрбияли, туган республикабыз турында белемнәрен ныгыта, Ватанга мәхәббәт тәрбияли, милли гореф-гадәтләргә карата кызыксынуны үстерә.
Йортта пластилин булса - балалар белән яңа һәм кызыклы эшләнмәләр ясау өчен, аларның вакытларын кызыклы итеп үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек. Пластилин зур гамма буяуларга ия, бу матур эшләнмәләр һәм аппликацияләр булдырырга мөмкинлек бирә. Төрле төсләр бер-берсенә җиңел ябышалар һәм аннан төрле әйберләр ясап була. Түбән Каманың «Веста» үзәгендә «Әни +бәби» клубының 2020 елның 17 июнендә узган чираттагы онлайн дәресе нәкъ менә пластилин белән эшләүгә багышланган иде. Максаты: вак моториканы үстерү.
2020 нче елның 17 нче июне көнне “Йомык даирәдән чыгу” клубы эше кысаларында Түбән Каманың Веста үзәге психологы Наталья Емельянова “Үз-үзеңне бәяләү” дигән тема буенча онлайн-дәрес үткәрде. Максат: адекват үз-үзеңне бәяләү күнекмәләрен үстерү.