«Әни +бәби». Түбән Каманың «Веста» үзәге.

2020 елның 19 июне, җомга

Йортта пластилин булса - балалар белән яңа һәм кызыклы эшләнмәләр ясау өчен, аларның вакытларын кызыклы итеп үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек. Пластилин зур гамма буяуларга ия, бу матур эшләнмәләр һәм аппликацияләр булдырырга мөмкинлек бирә. Төрле төсләр бер-берсенә җиңел ябышалар һәм аннан төрле әйберләр ясап була. Түбән Каманың «Веста» үзәгендә «Әни +бәби» клубының 2020 елның 17 июнендә узган чираттагы онлайн дәресе нәкъ менә пластилин белән эшләүгә багышланган иде. Максаты: вак моториканы үстерү.

Әлеге онлайн дәрестә социаль педагог Әлфия Хөснетдинова ата-аналарга пластилин жгутиклары ярдәмендә картиналар булдыру турында сөйләде. Әлеге дәрестә кул һәм бармакларның вак моторикасы бик яхшы үсеш ала. Моннан тыш, бу балаларның сөйләмен дә үстерергә мөмкинлек бирә. Эш шунда ки, кешенең баш миендә сүз һәм кул бармаклары хәрәкәте өчен җавап бирүче үзәкләр бер-берсенә бик якын урнашкан. Вак моториканы стимуллаштырып һәм баш миенең тиешле бүлекләрен активлаштырып, без сүз өчен җавап бирүче күрше зоналарны да активлаштырабыз. Аннары ата-аналарны балалар белән бергә картонда пластилиннан жгутиклар ясарга һәм тулы бер картиналар ясарга өйрәтте.

Мондый кызыклы һәм гадәти булмаган ысул белән “рәсем ясау” балаларга бик ошаячак. Ә ата-аналар өчен бу балалары белән вакыт үткәрүнең бик шәп ысулы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International