19 июнь көнне “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Наркотикларсыз тормыш” дип исемләнгән наркоманиягщ каршы Республика акциясе кысаларында “Наркотиклар ак үлем” дип аталган интеграль шөгыль үткәрелде.
Әңгәмә барышында тәрбиячеләр наркотикларның никадәр куркыныч булуы, сәламәтлеккә бик зыянлы икәнен аңлаттылар.
Алган белемнәрне ныгыту максатыннан шөгыль кыскаметражлы фильм белән дәвам итте.
Шөгыль ахырында организмга наркотикларның тәэсире хакында нәтиҗә ясалды. Алга таба да бу циклны тагын дәвам итәрбез.