Яр Чаллы шәһәрендә “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова “Спорт-ул тормыш!” дигән темага сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның сәламәт, актив яшәү рәвешен оештыру; тизлекне, җитезлекне, көч һәм чыдамлылыкны үстерү.
Чара башында инструктор музыка белән саф һавада күңелле гимнастика үткәрде. Соңыннан катнашучылар ике командага бүленеп, актив итеп биремнәрне үтәргә керештеләр.
“Үз-үзеңне тәкъдим ит”, “Көйне тап”, “Кем тизрәк?”, “Табышмакка җавап тап!” исемендәге төрле конкурслар үткәрелде.
Беренче конкурста катнашучылар иҗади формада үз командаларын тәкъдим иттеләр. Киләсе музыкаль конкурста инструктор төрле композицияләрне кушты, командалар, үз чиратларында аларны танырга һәм җырлап курсәтергә тиеш иделәр. Өченче бәйге эстафета формасында үткәрелде, анда социаль хезмәт алучылар үзләренең тизлек, җитезлек, көч һәм чыдамлылык кебек физик сыйфатларын күрсәтә алдылар. Соңгы конкурста табышмаклар һәм шаян сораулар ярдәмендә иң акыллы һәм тапкыр катнашучылар ачыкланды.
Шулай итеп, социаль хезмәт алучылар күңелле стартларда бик теләп катнаштылар һәм үзләре өчен актив һәм сәламәт яшәү рәвешен алып барырга кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар.
Чарада 8 кеше катнашты.