Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү Мәдәни үсеш һәм социаль ярдәм үзәге автономияле коммерцияле булмаган оешмасы быел РФ Президенты грантында «Социаль склад» проекты белән җиңү яулады.

2020 елның 19 июне, җомга

Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү Мәдәни үсеш һәм социаль ярдәм үзәге автономияле коммерцияле булмаган оешмасы быел РФ Президенты грантында «Социаль склад» проекты белән җиңү яулады. Проект авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне социаль яклауга, шул исәптән билгеле бер яшәү урыны булмаган затларны реабилитацияләүгә, социаль һәм хезмәт интеграциясенә юнәлдерелгән. Мондый гаиләләр белән эшләү буенча зур тәҗрибәгә ия булып, Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге әлеге проектны тормышка ашыру буенча партнер булып бара.

Барлык кешеләр дә яхшы кием-салым, аяк киеме, урын-җир әйберләре, балалар товарлары, мебель һәм беренче чиратта кирәкле башка әйберләр сатып алу мөмкинлегенә ия түгел. Нигездә, гаиләнең кереме азык-төлек сатып алуга һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә китә, алар даими рәвештә арта. Бу бигрәк тә балалы гаиләләргә һәм ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга кагыла. Проект кысаларында «Веста» үзәге белгечләре Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районында халык арасында мәгълүмати-агитация эшләре алып барачаклар, «Социаль склад» эше турында игълан-белдерүләр таратачаклар. Битараф булмаган кешеләр кием-салым һәм аяк киемнәрен халыкның социаль яктан якланмаган катламнары өчен яхшы сыйфатта тапшыра алачак, анда кирәкле әйберләрне бушка ала алачак. Үзәк белгечләре шулай ук консультатив һәм методик ярдәм дә күрсәтәчәкләр.

Проектның партнерлары булып Түбән Кама муниципаль районындагы социаль яклау идарәсе, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты, «Мәрхәмәтлелек «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе, Түбән Кама телерадиокомпаниясе тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International