2020 нче елның 19 нчы июнендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Альбина Тарынчева «Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү» темасына социаль хезмәт алучылар белән төркемле дәрес үткәрелде.
Дәрес балигъ булмаган балалар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалауга юнәлдерелгән иде. Төркемле дәрес вакытында «Әйдәгез, исәнләшик» дигән уен үткәрелде.
Чарада 3 социаль хезмәт алучы катнашты.