“Үз-үзеңне бәяләү”. Түбән Каманың Веста үзәге

2020 елның 19 июне, җомга

2020 нче елның 17 нче июне көнне “Йомык даирәдән чыгу” клубы эше кысаларында Түбән Каманың Веста үзәге психологы Наталья Емельянова “Үз-үзеңне бәяләү” дигән тема буенча онлайн-дәрес үткәрде. Максат: адекват үз-үзеңне бәяләү күнекмәләрен үстерү.

Дәрес башында психолог катнашучыларга “Мин кем?”, “Уңай/тискәре фикерләр”, “Минем иң яхшы сыйфатларым”, “Хисләр клубы” кебек күнегүләр тәкъдим итте. Әлеге биремнәр катнашучыларга үз тормышларына яңача карарга, үзләре турында хаталы күзаллауларны билгеләп үтәргә, үзләренең эчке тискәре хис-тойгыларын эшләргә мөмкинлек бирде.

Онлайн очрашу ахырында күп катнашучылар алар өчен иң катлаулысы булып, яхшы кәеф булдыручы сыйфатларны ачу булып чыкты дип исәрттеләр. “Мин кем?” биреме барлык катнашучыларга аларның һәрвакыт даими түгел, ә чынлыкта төрле кешеләр алдында төрле рольләр уйныйлар икәнлеге турында уйланырга мөмкинлек бирде.

Тирә-юньдәгеләрнең тәнкытләүче шелтәләреннән үз-үзеңне бәяләү “аска тәгәрәмәсен” өчен, психолог WhatsАpp ның гомуми төркеменә “Негативтан китәргә” дигән белешмәлекләр җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International