«Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә "Минем Туган илем - Татарстан" конкурсы узды

2020 елның 19 июне, җомга

25 июнендә 2020 елның ТАССР төзелүгә 100 ел тула. Бу-республиканың киләчәге турында фантазияләү өчен менә дигән форсат. Үткәннәрне искә төшерү, бүгенгесе турында уйланырга вакыт. Шуңа күрә бәйрәм алдыннан «Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә рәсем һәм кул эшләре конкурсы оештырылды. Барлык эшләр дә безнең Республикага багышланган. Татарстанны нинди бала күз алдына китерә ала? Киләчәк һәм үткәне турында нинди искиткеч сюжетлар ясарга мөмкин?

Мавыктыргыч бәйге бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Финалда үзәк территориясендә тематик күргәзмә оештырылды. Иң яхшы рәсемнәр Instagram битенә эләккән.

Мондый чаралар гражданлык активлыгын тәрбияли, туган республикабыз турында белемнәрен ныгыта, Ватанга мәхәббәт тәрбияли, милли гореф-гадәтләргә карата кызыксынуны үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International