Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Тычкан бизгәгеннән сакланыгыз!» дигән темага әнгәмә.

2020 елның 23 июне, сишәмбе

23.06.2020 ел, сишәмбе. Бүген безнең картлар һәм инвалидлар  интернат-йортында «Тычкан бизгәгеннән сакланыгыз!»дигән темага әңгәмә узды. Вирус үзе бәвелдә, фекалияләрдә һәм зарарланган кимерүчеләрнең селәгәендә була. Әйләнә-тирә мохитка чир  йоктырган кимерүчеләр организмыннан чыгарыла. Зарарлану түбәндәге ысуллар аша килеп чыгырга мөмкин:                                                                            - һава аша (кимерүчеләрнең тизәге булган бүлмә һавасын сулаганда);                            -ризык аша (кимерүчеләр пычраткан ризыкны ашаганда);                                                   - тәндә    яралар  була   торып,  кимерүчеләр   контактта      булган   печән,       салам, азык-төлек белән эш иткәндә;                                                                                              - кимерүчеләр тешләгән очракта.

 Авыруны вакытында танымасаң, аның нәтиҗәсе үлем белән тәмамланырга мөмкин. Шулай ук Галия Равил кызы тычкан бизгәген йоктырмас өчен нинди профилактика чараларын үтәргә кирәклеге турында сөйләде. Безнең хезмәт алучылар әңгәмәдән канәгать калды, бу авыруның бик куркыныч  икәнен аңлауларын әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International