Кургем авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Семенова Антонида Алексеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 23 июне, сишәмбе

2020 елның 21 июнендә Кургем авылында  яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Семенова Антонида Алексеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Балтач муниципаль районы башлыгы  Рамил  Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Куныр авыл  җирлеге башлыгы Руслан Егоров, “Активист” авыл хужалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Рафил Зәкиевлар  да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

   Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

   Антонида Алексеевна озак еллар “Активист” авыл хужалыгы җитештерү кооперативында терлекче  булып эшләгән. Хәзерге вакытта ул улы гаиләсендә  яши, ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы, биш оныкчыгы бар. 

   

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International