2020 елның 23 июнендә Урта Көшкәт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Анисимова Анна Дмитриевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев,социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Урта Көшкәт авыл җирлеге башлыгы Юрий Перфилов, җаваплылыгы чикләнгән “Дуслык” җәмгыяте директоры Николой Колоколовлар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Анна Дмитриевна озак еллар “Дуслык” колхозында агроном булып эшләгән. Хәзерге вакытта ул улы гаиләсендә яши, биш бала тәрбияләп үстергән, үнөч оныгы, үндүрт оныкчыгы бар.