«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен табиб-терапевт Галина Дилмөхәммәтова «Коронавирус һәм иммунитет» дигән темага лекция үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны коронавирус инфекциясенә каршы тору ысулы буларак, аның төп симптомнары белән һәм үз иммунитетыңны арттыру ысуллары белән таныштыру.
Пандемия вакытында барысы да авыруны йоктыруның юллары белән таныштылар: алар һава-тамчы, контакт аша, алиментар юл; шулай ук профилактик методлар: битлек, перчаткалар кию, дезраствор белән эшкәртү, социаль дистанцияне үтәү һәм бүлмәләрне җилләтү турында да белешмәләр бирелде. Социаль хезмәт алучыларга лекция барышында сыеклык эчү режимы, нерв системасы торышын профилактикалау, сулыш гимнастикасы, саф һавада социаль дистанцияне үтәп йөрү, ә өлкән яшьтәге гражданнар өчен скандинавия таяклары белән йөрү буенча күрсәтмәләр бирелде.
Лекция ахырында табиб тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде.
Лекциядә ундүрт кеше катнашты.