«Һәлак булганнар истәлегенә»

2020 елның 23 июне, сишәмбе

22 июньдә Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Бу кайгылы дата миллионлаган гомерләрне алып киткән дәһшәтле сугыш башлануы турында искә төшерүгә юнәлдерелгән. Бу көнне Бөек Ватан сугышына катнашы булган барлык кешеләр: ветераннар, аларның балалары, оныклары, туганнары һәм гади ватандашлар билгеләп үтә.

22 июнь көнне «Волонтер» үзәге активистлары Балтачның «Наз» үзәге социаль педагогы белән берлектә «Һәлак булганнар истәлегенә» акциясе үткәрделәр. Акция символик төсмер алды. Активистлар зәңгәр шарны чиста һәм тыныч күк символы буларак сайладылар. Әлеге истәлекле датага битараф булмаган барлык кешеләргә алар акция турында сөйләделәр һәм сугышта һәлак булучыларны символлаштыручы күгәрченнәрнең канатларын беркетүләрен сорадылар. Күгәрченнәр - тынычлык, чисталык, иминлек һәм өмет символлары. Әлеге  композиция һәлак булучыларны искә алу йөзеннән күккә «очыртылды».

Акция барлык санитар-эпидемиологик чаралар нигезендә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International