Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Без үзебезнең киләчәк өчен тавыш бирәбез.

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

25 июньнән 1 июльгә кадәр Конституциягә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча Бөтенроссия тавыш бирүе уза. Катнашу өчен уңайлы ысулны һәр кеше үзе билгели ала: тавыш бирү өчен теләсә кайсы көнне (участоклар бүгенге көннән - 25 июньнән эшли башлады) сайларга, үз йортыңда сайлау комиссиясен кабул итәргә, участок сайларга (теркәлү урыны буенча яки кая барып җитү җиңелрәк) яки онлайн тавыш бирергә була.

             Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Тукай картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре үзләре өчен уңайлы тавыш бирү көннәрен - үзләре  сменада көннәрне сайлады. Эштән өйгә кайткан вакытта бик уңайлы. Бүген инде оешманың берничә хезмәткәре Россия Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International