“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура дәвалау буенча инструктор Зөһрә Закирова өлкән социаль хезмәт алучылар өчен “Демография” проекты кысаларында “Остеохондроз авыруын дәвалауда физик культураның йогынтысы” дигән темага мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты: гәүдә торышын коррекцияләү, өй шартларында арка һәм умыртка сөяген ныгыту өчен даими шөгыльләнүне формалаштыру.
Катнашучыларга умыртка сөягенең хәрәкәтчәнлеген торгызу һәм арка авыртуын бетерү өчен юнәлдерелгән күнегүләр комплексы тәкъдим ителде. Шөгыль гәүдә мускулларын гомуми ныгыту, шулай ук гәүдә торышын коррекцияләү күнегүләрен үз эченә алды. Социаль хезмәт алучылар инструктор тәкъдим иткән барлык күнегүләрне дә бик теләп башкардылар һәм аларны киләчәктә дә өй шартларында башкарырга тырышачакларын билгеләп үттеләр.
Чара мускулларны һәм сулыш гимнастикасын йомшарту күнегүләре белән тәмамланды.
Мастер-класста биш кеше катнашты.