Халыкара балаларны яклау көне кысаларында 1 июнь көнне Питрәч муниципаль районындагы «Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, дистанцион рәвештә Zoom режимында, рус халык әкиятләрен укуга кызыксыну уяту максатыннан «Балачак - якты планета» дигән бәйрәм программасы үткәрделәр. Чара уен формасында узды, анда балалар табышмаклар, әкиятләр чиштеләр. Атмосфера игелекле һәм шатлыклы иде. Балалар бәйрәмдә актив катнаштылар.