«Балаларга сугыш турында» дигән презентация карагач, Аксубай муниципаль районының «Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр «Балалар сугышны белмәсен» - дип нәтиҗә ясады. Илебез тарихында иң куркыныч сугыш дүрт елга якын дәвам итте һәм 30 миллион совет сугышчысының һәм тыныч халыкның үлеменә китерде. Тик барыннан да бигрәк балалар зыян күргән, балачакка әйләнеп кайту мөмкинлегеннән интеккән. Кичә уеннар уйнаучылар өлкәннәр белән беррәттән станокларда да тордылар. «Без тату гаилә белән яшәргә тиеш», - диделәр балалар ахырда.
.jpg)