2020 елның 24 июнендә 90 һәм 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче, Балтачта яшәүче сугыш ветераны Гыйлван Гыйлмуллинга, Княбаш авылыннан тыл ветераны Рәбига Фәйзрахмановага, район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Тантаналы чарада Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабиржанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, ветераннар советы председателе Рифат Абдуллин, хәрби комиссариат вәкиле Рафаэль Шакиров, һәр җирлекнең авыл башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар.