Лениногорск районында «Волонтер» үзәге эшли

2020 елның 26 июне, җомга

Бөек Ватан сугышы ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтү кысаларында, шулай ук «Исток-Башлангыч» КЦСОН базасында эшләүче «Волонтер» ДЦ чаралары планын гамәлгә ашыру максатларында, 2020елның июнь аенда «Ветераннар янәшә яши» көнкүреш хезмәтләре күрсәтү акциясе уздырдылар.  Аның барышында Бөек Ватан сугышы ветераннарына йорт яны участокларын, ишегалды территорияләрен төзекләндерүдә, йортларны һәм фатирларны җыештыруда ярдәм күрсәтелде.

       Ветераннар волонтерларга күрсәтелгән игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәтле.

       Волонтерлар алдында зур эш тора, әмма авырлыклар аларны куркытмый. Алар мохтаҗларның барысына да ярдәм итәргә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International