Бүген 26 июнь көнне Җэлил картлар һәм инвалидлар йортында Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү үткәрелде. Биредә яшәүчеләр барысы да тавыш бирүдә актив катнаштылар. Тавыш бирү Covid-19 пандемиясе шартларында барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү белән барды.