22 июньдә Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитетының Чистай районара тикшерү бүлеге вәкиле Альбина Вәлиева “Юлдаш” Чистай шәһәре өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына Түбән Кама балалар йорты тәрбияләнүчеләреннән котлау открыткалары тапшырды. Ветераннар яшь буынның котлау сүзләрен яратып укыдылар.