Һәр кеше гомеренең көзен гаиләдә, матди һәм мораль яктан ярдәм итәрлек туганнары арасында лаеклы итеп каршылыйсы килә. Ә андый мөмкинлек булмаганда нишләргә?
2017 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” пилот проектын башлап җибәрде. Проектның асылы шунда: пенсия яшендәге кешеләр һәм инвалидларга икенче йорт табып, анда аларны туганнары буларак кабул итүгә ирешү. Проектның максаты-өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга үзләрен гаиләнең тулы бер өлеше итеп тою һәм соңгы елларын мәхәббәт, хөрмәт һәм игътибар белән үткәрү.
Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алучы гаиләгә билгеле бер таләпләр куела. Татарстан территориясендә яшәүче 55кә кадәрге хатын-кызлар, 60 яшькә кадәрге эшкә сәләтле ир-атлар өлкән кешене үз гаиләләренә тәрбиягә ала ала, ләкин аларны туганлык җепләре бәйләмәве шарт. Гаиләгә тәрбиягә үз-үзенә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге тулысынча яки өлешчә югалу сәбәпле, мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә, үз йомышларын үти алмаган, социаль яклау органнары тарафыннан стационар формада социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип табылган ялгыз яшәүче гражданнар бирелә. Алар инвалид булырга яки булмаска да мөмкин. Тәрбиягә алучыларның торак мәйданы җитәрлек, матди тәэмин ителеш дәрәҗәсе үз югарылыгында булу шарт (керем яшәү минимумыннан да ким булмаска тиеш). Аларның сәламәтлеге дә игътибарга алына. Гаилә әгъзаларында хроник характердагы чирләр, зарарлы һәм тискәре гадәтләр булмаска тиеш. Хөкем ителгәнме, юкмы икәнлекләре дә тикшерелә. Гаиләдәгеләрнең әби яки бабайны алырга рөхсәт бирүләре дә кирәк.
Ялгыз яшәүче өлкән кешене гаиләгә алу-зур җаваплылык. Әмма бу өлкән кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрергә, аларны социаль ялгызлыктан коткарырга мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге проект белән кызыксынучыларга Зәй шәһәре, Ленин урамы, 29а йорты адресы буенча урнашкан “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә язмача гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзәк хезмәткәрләре җентекле аңлатмалар бирәчәкләр һәм кирәкле документларны рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтәчәкләр.