Гаиләләргә чыгу оештырылды

2020 елның 26 июне, җомга

    Теләче муниципаль районының “Родник” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Зиннатова Г.Р., Хусаинова Л.З. тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан социаль хезмәт күрсәтүдә булган гаиләләргә чыгу оештырылды. Ата-аналар һәм балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде, чөнки Татарстан Республикасы территориясендә 20 июньнән алып 26 июньгә кадәр урыны белән урманнарда югары янгын чыгу куркынычы көтелә. Шулай ук балигъ булмаганнар белән суда, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International