Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында “Үсешләрендә авыр тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү һәм реабилитацияләү хезмәте” проектын тормышка ашыру башланды.
Проект дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрнең, Россиянең дәүләтнеке булмаган коммерцияле булмаган оешмаларының һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм гаиләләргә ярдәм итү өлкәсендәге иҗтимагый берләшмәләрнең инновацион социаль проектларын конкурс нигезендә сайлап алуда җиңеп, 1499025 сум күләмендә грантка ия булды.
Бу акчаларга якын арада тернәкләндерү җиһазлары һәм альтернатив коммуникация чаралары сатып алыначак, шәхси коммуникатив альбомнар булдырылачак, белгечләр укытылачак.
Проектның максатчан төркемен авыр күп төрле үсеш бозылулары булган балалар тәрбияләүче 22 гаилә тәшкил итәчәк.
Проектны тормышка ашыру кысаларында “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында үсешләрендә күп төрле тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтү һәм реабилитацияләү хезмәтен (алга таба-Хезмәт) булдыру планлаштырыла.
Әлеге Хезмәт эшчәнлеге кысаларында максатчан төркемгә кергән һәр гаилә “Радость” үзәге социаль педагоглары һәм психологларыннан торган коллегиаль советта каралачак. Һәр конкрет гаиләнең проблемасына һәм ихтыяҗына карап, гаиләгә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү һәм тернәкләндерү чараларының индивидуаль планы, ә һәр бала өчен индивидуаль үсеш программасы эшләнәчәк.
Максатчан төркемдәге һәр баланың үсеш планнарын һәм программаларын “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, шулай ук өй шартларында төзелә торган кыска вакытлы Хезмәт белгечләре гамәлгә ашырачак. Моның өчен максатчан төркем ата-аналарын “Тернәкләндерү һәм авыр һәм күп кенә тайпылышлар булган балаларны тәрбияләү мәктәбендә” үстерү нигезләре буенча укыту гамәлгә ашырылачак. Моннан тыш, ата-аналарга дистанцион методлар кулланып (Skype буенча) консультацияләр бирү планлаштырыла.
Белгечләр (психологлар, социаль педагоглар) әлеге төркемдә үстерелешле мохит булдырылачак һәм төп психологик функцияләрнең (хәтер, игътибар, сүз, фикерләү), коммуникатив күнекмәләр һәм хәрәкәт активлыгы, көнкүреш күнекмәләрен формалаштыру буенча эшчәнлек алып барылачак. Дәресләрне (индивидуаль һәм төркемнәрдә) көн саен лекотека, уен, антикафе бүлмәләрендә кирәкле җиһазлар кулланып үткәрү планлаштырыла.
2020 елның июленнән учреждение педагоглары һәм психологлары социаль проект эшчәлеген башлап җибәрделәр.