2020 елның 15 июлендә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Сөләйманова Айгөл һәм социаль педагог Газыйева Гүзәл, Кызыл Яр авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гамирова Ләйсән һәм хормейстер Минишина Ләйсән белән берлектә, «Яшүсмер» профилактик операциясе кысаларында 1 нче социаль участокта балигъ булмаган балалар белән саф һавада хәрәкәтчән уеннар үткәрелделэр.
Әлеге чараның максаты: сигнал буенча эшли белү, киңлектә ориентлашу; җитезлекне, игътибарлылыкны, төрле юнәлешләрдә хәрәкәт итә белүне яхшырту.
Чара барышында балалар бик теләп хәрәкәтле уеннарда катнаштылар: «Вышибалы», «балык тоту» һ. б.
Ата-аналар белән «Счастливый путь» программасы буенча «Сәламәт яшәү рәвеше буенча 10 киңәш» дигән төркемле дәрес үткәрделәр.
Дәрес ахырында «Ышаныч телефоны» хезмәте турында буклетлар таратылды.