2020 елның 15 июлендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Фазлиева Л.Х. тәрбияләнүчеләр белән берлектә “Күңелле таулар” дип исемләнгән чара уздырды.
Максат: Балаларның физик күнекмәләрен үстерү, уңай дустанә мөнәсәбәт һәм аралашу булдыру. Җаваплылык, мөстәкыйльлек хисе тәрбияләү.
Катнашучылар: 5 тәрбияләнүче.
Бүген тәрбияче Фазлиева Л.Х. кызы тарафыннан "Күңелле таулар"дигән күңел ачу-уен чарасы оештырылды. Башланыр алдыннан тәрбияче тауда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм куркынычсызлык техникасы турында тагын бер кат искә төшерде.
Тәрбияләнүчеләр тәрбияченең сизгер каравы астында тау баскычы буйлап тауга менделәр һәм күңелле көлеп, аннан шудылар. Алар арасында бары тик тәрбияче белән генә шуучылар да бар иде, барлык балалар да бик канәгать калдылар һәм хәзер күңел ачуның кабатлануын түземсезлек белән көтәчәкләр.