«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Сәламәт яшәү рәвеше” дигән чара узды

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

2020 елның  15 июлендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү тәүлек буе эшли торган бүлектә “Сәламәт яшәү рәвеше” дигән чара узды.

                Әлеге дәреснең максаты булып сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллау бирү торды. Чара барышында балалар командаларга бүленеп Сәламәтлек иленә сәяхәткә киттеләр. Алар “Халык зирәклеге”, “Табышмаклар”, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дигән гадәти булмаган конкурсларда катнаштылар. Сәламәтлек Иле буйлап сәяхәт иткәндә “Кеше сәламәтлеге” проспекты, “Үз- үзеңә ярдәм ит” паркы, “Гигиена” мәйданы, “Күңелле аппетит” кафесы, “Авыртма” бульварында булдылар.

Чара уңай нотада тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International