Чәчәкләр дөньясы турында үз тәэсирләрен балалар сәнгать-эстетик иҗатта белдерделәр, «Жәй чәчәкләре» аппликациясе ясадылар. Балалар белэн «Болын һәм бакча чәчәкләрен кем тизрәк утыртыр» дигән ярыш үткәрелде. Саф һавада «Цветик -семицветик» әкиятен укыдылар, «Бакча һәм кыр чәчәкләре» темасына викторина үткәрделәр. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, таныш чәчәк исемнәрен әйттеләр: ромашка, тузганак, василек. Балалар кызыксынып «җэйге картина җый» уенына кушылдылар. Кичке прогулкада балалар чәчәкләрне кузәттеләр, асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрелде, ә аннан соң җәйге чәчәкләр келәменә рәхәтләнеп су сиптеләр.