Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Сәламәтлек сукмагы»

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында, интернат-йорт хезмәткәрләре, көн саен аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны саф һавага чыгаралар.

Саф һава тормыш эшчәнлегенең барлык процессларына да яхшы тәэсир итә. Ул организмның барлык органнарының һәм системаларының эшен яхшырта, шуның аркасында саф һавада йөрү өлкән яшьтәге кешеләргә елның теләсә кайсы вакытында файдалы. Саф һаваның файдасы күптән исбатланган, шуны истә тотып, социаль хезмәт алучылар, көн саен сәламәтлек сукмагында йөри, ул интернат-йорт территориясендә урнашкан.

«Йөрүнең файдасы күренеп тора: җиңел сулыйлар, мускуллар кирәкле физик йөкләмә алалар, өстәвенә саф һава һәм физик активлык кешенең психик халәтенә яхшы йогынты ясый. Йөрүләр тонусны арттыра, кәефне яхшырта», - ди өлкән шәфкать туташы Марина Сайкина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International