9 декабрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә халыкара һәм милли ирекле ярдәмчеләр көненә багышланган “Мин волонтер!” дип аталган чара үткәрелде. Максат: балалар һәм яшүсмерләр арасында волонтерлык эшчәнлеген алга таба үстерү, иреклелек культурасын формалаштыру.
Очрашу башында 2021 нче елда үткәрелгән барлык чаралар: төрле юнәлештәге акцияләр, дәресләр һәм массакүләм чаралар үткәрүдә иреклеләрнең ярдәм итүе турында искә төшерелде. Бу-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау, патриотик тәрбия бирү, балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен җайга салу, социаль хезмәт күрсәтүче гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтү, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү. Чаралар үткәрү формасы буенча төрле иде: квест-уен, спорт марафоны, станцияләр буенча уен, бәйрәм чарасы, ярышлар, мастер-класс, социаль-анимацион чара, акция. Барлыгы 469 социаль хезмәт күрсәтелүче катнашкан 63 чарада 61 ирекле ярдәм күрсәтте. Иреклеләр адресына рәхмәт сүзләрен педагоглар, белгечләр һәм үзәк җитәкчелеге җиткерделәр. Алар балаларга мәрхәмәтлелекләре, ярдәмчеллекләре һәм хезмәт сөючәнлекләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Чара кысаларында иң яхшы волонтерларны бүләкләү тантанасы да узды.