“Югары -Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар йорты - интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Йөрәктән - йөрәккә” стенгазета чыгару

2021 елның 10 декабре, җомга
Чараның максаты: яхшылык турында күзаллаулар формалаштыру; изге гамәлләр кылу теләген үстерү. Инвалидлар декадасы – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар бирү кирәклеге турында җәмгыятькә тагын бер кат искәртү ул. Шуңа күрә Халыкара инвалидлар көне бөтен доньяда ел саен билгеләп үтелә. Безнең интернатта үткәрелгән чараларның берсе – балалар һәм өлкәннәр өчен күрсәтмә кулланма буларак зур стена газетасын булдыру. Стена газетасын әзерләгәндә тәрбияләнүчеләр, кулларына йөрәкләр тоткан балалар төшерелгән рәсемнәрне кисеп ябыштырдылар. Кәгазьдән кисеп ясалган кызыл йөрәкләр белән “игелек агачы”н бизәделәр. Чарада балалар бик теләп шөгыльләнделәр һәм үз эшләреннән канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International