«Аеклык ноктасы»

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә 8 нче декабрь көнне психолог Наталья Емельянова «Аеклык ноктасы» клубының чираттагы дәресен үткәрде. Әлеге чараның максаты булып хәвеф-хәтәрсезлекне һәм психоэмоциональ киеренкелекне бетерү торды.

  Дәрес башында психолог катнашучыларга “Сөйләшмичә сәламләү”, “Иртә хатирәләр”, “Оптимистлар һәм пессимистлар”, “Минем күңел йорты”, “Бәйләүче җеп” күнегүләрен үтәргә тәкъдим итте. Әлеге биремнәр хатын – кызларга үз фикерләрен, хисләрен, теләкләрен аңларга һәм кабул итәргә мөмкинлек бирде; бер минутлык омтылышка иярү теләге һәрвакытта да тормышның чын максаты түгел икәнлеген аңларга; үзләренең «теләк»ләренең мотивларын анализларга һәм уйланылмаган гамәлләрнең нәтиҗәләрен алдан исәпләргә өйрәнергә; тормыш киңлеген «эмоциональ таган» ларсыз күрергә; үзенең психоэмоциональ халәтен тигезләргә мөмкинлек бирде.

  Катнашучылар фикеренчә, барлык күнегүләр дә бик файдалы булды. Алар үзләре, үз тормышлары турында көн саен туа торган тискәре фикерләр ташкынын «туктатырга» һәм алар белән булачак уңай үзгәрешләр өчен «яңадан туарга» мөмкинлек бирде. Тискәре хис-тойгыларга юл куймас өчен һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән гармонияле мөнәсәбәтләр кору өчен, барлык катнашучылар да «эчке хаосны туктатырга» дигән белешмәлек алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International