Ел саен 9 декабрьдә Россия Ватан Геройлары көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм Россия армиясе төзелгәннән алып бүгенге көнгә кадәр хәрби батырлыклар тарихын үз эченә ала.
9 декабрь көнне Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Нуриева Л.Р. җитәкчелегендә «Ватан Геройлары көне» нә багышланган «Беркем дә онытылмады»дип исемләнгән рәсем конкурсы булып узды.
Конкурсның максаты: балаларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм үз иленең тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Тәрбияче бәйге барышында бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм үзенчәлекләре турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән сугышчан батырлыклар кылган геройлар турында тыңладылар һәм бу Көнгә багышланган рәсемнәр ясадылар.