Инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова 7 декабрь көнне 6 балигъ булмаган бала белән «Җиде төсле чәчәк» дигән дәрес үткәрде. Чара балаларны әкиятнең әхлакый мәгънәсен аңлауга, төп геройның асылын һәм характерын бәяләргә, инвалид булган кешеләргә карата толерант мөнәсәбәткә җәлеп итү максатыннан үткәрелде.
Балалар «Җиде төсле чәчәк» мультфильмын игътибар белән карадылар. Аннан соң катнашучылар төп геройның гамәлләре һәм характеры турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Белгеч балаларга кызның үз теләкләре турында уйлап та тормыйча, алты таҗны әрәм итүе турында нәтиҗә ясарга ярдәм итте. Чын бәлане күргәч кенә, аның нәтиҗәләре турында уйлаганнан соң гына, кыз дөрес теләк белдерә, бу проблеманы хәл итә. Әңгәмә барышында балалар үзләрендә сихри чәчәк булса аның таҗларын нинди теләкләргә сарыф итәр иделәр икәне турында хыялландылар. Җаваплар төрле иде: авыручыларга һәм мохтаҗларга, ятимнәргә ярдәм итүгә, бөтен дөньяда дуслыкка һ.б.
Дәрестә балаларның игътибары балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләр, өлкәннәргә карата хөрмәт, тирә-юньдәге кешеләрнең кәефен һәм эмоциональ халәтен аера белү, аларның үз-үзләрен тотышында исәпкә алу, балаларның изге гамәлләр кылырга омтылуын хуплау кебек мөһим темаларга юнәлтелгән иде.