ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, светофор безнең өчен гадәти эш. Әмма кайчандыр без аннан башка булганыбызны күз алдына да китерүе кыен. Ул бөтен дөньяда транспортның барлык төрләрен: автомобиль, тимер юл, су хәрәкәтен һәм башкаларны җайга салу өчен кулланыла.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен «Өлкән буын» федераль проектының «Демография» милли проекты һәм түгәрәк эшчәнлеге кысаларында «Коронавирус пандемиясе вакытында мошенниклардан ничек сакланырга» дигән темага мастер-класс үткәрде.

2020 нче елның 05 нче августында җәйге мәйданчык эше кысаларында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова балигъ булмаганнар арасында 10 нчы санлы социаль участогында Халыкара светофор көненә багышланган «Кызыл, сары, яшел» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: балигъ булмаган балаларның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы, светофорның нәрсә икәнлеге һәм аның ни өчен кирәклеге турында күзаллауларын формалаштыру.

2020 нче елның 4 августында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең лекотекасында күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 5 бала өчен «Киноҗәй»дигән төркемле шөгыль үткәрелде. Шөгыль кысаларында «Кәкре көзгеләр патшалыгы» киносы каралды. "Кайчагында һәр кешегә үз-үзенә читтән карау файдалы була», - дигән төп фикерне ачыклау максатыннан, фильм турында фикер алышу оештырылды.

Бердәм гражданнар кабул итү көне уңаеннан 2020 нче елның 4нче августында ZOOM конференциясе аша  Балтач районында сәгать 10 нан 12 гә кадәр алиментларны түләтү буенча бушлай юридик консультация үтте. 

Азнакай шәһәре халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре төрле конкурсларда һәр елны актив катнашалар. 2020 елда өйгә йөреп хезмәт курсәту булекчәсе җитәкчесе Гөлфия Мөксинова“ Чатыр –Тау” туган якның тәбигать һәйкәле” дигән проект белән катнашып, Татнефть акционерлык җәмгыятенең Хәйрия фонды оештырган конкурста катнашып, грант отуга иреште.

«Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү Бөгелмә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларына социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Людмила Голубеваның социаль хезмәт күрсәтүләрне балигъ булмаган алучылары белән “Игелек учымны суз” социаль акциясе үткәрелде.

«Радуга» Бөгелмә үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Ольга Колганова «Преодоление» клубыннан балигъ булмаганнар белән саф һавада «Настроения иленә сәяхәт» дигән чара оештырды һәм үткәрде.


5
август, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 5 август көнне Югары -Утар балалар йорты интернатында тәрбияче Әскәрова М.С. “Күңелле яшибез!” дип исемләнгән өстәл уеннарын уйнарга өйрәтте.

Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова, Кол Гали исемендәге Түбән Кама милли - туган якны өйрәнү китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, 2020 нче елның 4 нче августында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар өчен, РФдә дан һәм Хәтер елына багышланган чара үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International