05.08.2020 елда Мамадыш муниципаль районың “Забота” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең, социаль эш буенча белгече һәм шәфкать туташы тарафыннан “Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны карау мәктәбе" проектын тормышка ашыру кысаларында “Авыр җәрәхәтләр нәтиҗәләре” темасына, ятучы авыруларның туганнары өчен, өйдә чираттагы бушлай дәрес үткәрелде.
2020 нче елның 3 нче августы көнне 4 нче санлы социаль участогында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева «Мәгълүмати навигатор» яшүсмерләр арасында медиакультура формалаштыру” дигән социаль технология кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 12 бала арасында «Җитештерүчеләр һәм кулланучылар» дигән дәрес үткәрде.
2020 елның 4 августында социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләргә ведомствоара рейд үткәрелде. Ведомствоара хезмәттәшлекнең бурычы-районда яшәүче гражданнарга социаль хезмәтләрне үз вакытында һәм сыйфатлы күрсәтүне тәэмин итү һәм социаль ярдәм күрсәтү максатларында катнашучыларның нәтиҗәлелеген арттыру. Комиссия составына гаилә иминлеген кисәтү буенча инспектор Муталлапов И.Р., социаль педагог Гайнетдинова Ф. Т., опека һәм попечительлек органы белгече Салихова Р. Г. керде.
05.08.2020 тернәкләндерү үзәге “Астра” да тәрбияче Рожина Л.А.балаларны күләмлә кул эшләрен эшләү техникасы белән таныштырды.
Бүген сырлы кәгаздән “күбәләк” эшләнмәсә ясадылар.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Яшүсмер-2020» ведомствоара профилактик операциясенең «каникуллар» ның икенче этабын уздыру һәм «Кинолето» акциясе кысаларында кинотерапия дәресе үткәрделәр.
5 август 2020 ел Актаныш картлар йортында мозаика кулланып шөгыль үткәрелде.
“Җәйге кино”
2020 елның 5 августында, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәге белгечләре, мәдәният йорты һәм туган якны өйрәнү музее белгечләре белән берлектә, “Җәйге кино” акциясе кысаларында, ачык һавада киносеанс оештырдылар.
“Җәйге кино”
2020 елның 5 августында, Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәге белгечләре, мәдәният йорты һәм туган якны өйрәнү музее белгечләре белән берлектә, “Җәйге кино” акциясе кысаларында, ачык һавада киносеанс оештырдылар.
4 август 2020 ел Актаныш картлар йортында «Пазл»уен терапиясе үткәрелде.
29 июль көнне Р.Ш.Фәрдиев исемендәге паркта “үзенчәлекле” балалар өчен Зәй шәһәре “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм яшьләр эшләре идарәсе белгечләре тарафыннан хәйрия фотосессиясе үткәрелде.