«Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Коронавирус пандемиясе вакытында мошенниклардан ничек сакланырга" дигән мастер-класс

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен «Өлкән буын» федераль проектының «Демография» милли проекты һәм түгәрәк эшчәнлеге кысаларында «Коронавирус пандемиясе вакытында мошенниклардан ничек сакланырга» дигән темага мастер-класс үткәрде.

Мастер-классның максаты: социаль хезмәт алучыларга Интернет челтәре аша башкарыла торган мошенниклыкның төрләре турындагы мәгълүматларны, компьютер белемнәрен арттыру һәм иҗади сәләтләрне үстерү.

Чара барышында социаль хезмәт алучылар «Интернет мошенникларыннан үзеңне ничек сакларга?, «Коронавирус чорында мошенниклык»  дигән видеороликлар карадылар. Аларга Power Point программасында «Мошенниклык һәм пандемия» презентациясе дә күрсәтелде. Социаль хезмәт алучылар караган видеороликлары мисалында, Paint график мөхәррире программасында иҗади рәсемнәр ясадылар.

Чараны тәмамлап, белгеч «Пандемия вакытында мошенниклардан ничек сакланырга» дигән белешмәлек тә таратты. Социаль хезмәт алучыларга мошенниклар корбаны булмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеген тагын бер кат искә төшерделәр. Чарада дүрт кеше катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International