«Кызыл, сары, яшел»

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

2020 нче елның 05 нче августында җәйге мәйданчык эше кысаларында Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова балигъ булмаганнар арасында 10 нчы санлы социаль участогында Халыкара светофор көненә багышланган «Кызыл, сары, яшел» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: балигъ булмаган балаларның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы, светофорның нәрсә икәнлеге һәм аның ни өчен кирәклеге турында күзаллауларын формалаштыру.

Белгеч дәрестә катнашучыларга ел саен 5 августта - беренче эшләүче светофор урнаштырылган көнне билгеләп үтелә торган Халыкара светофор көне турында сөйләде. Юллардагы юл хәрәкәтен автомат рәвештә көйләүче “автоинспектор”лар катлаулы юл чатларында һәм тимер юлларда автотранспорт хәрәкәте белән идарә итү өчен даими кизү торудан коткара. Белгеч шулай ук балаларга светофорның барлыкка килү тарихы, юл хәрәкәтен җайга салу төрләре, юл хәрәкәтендә катнашучылар турында сөйләде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм куллану буенча төрле уеннар үткәрде.

Үткәрелгән эш нәтиҗәсендә балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм светофор сигналларының әһәмияте турында ныклы белем алдылар, урамда үз-үзеңне тоту культурасы артты һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә ихтыяҗ туды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International